Пенсионерларның компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә шәхси казанышлары буенча «Интернетка рәхмәт – 2022» VIII Бөтенроссия конкурсы старт алды. Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм Интернетта мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсус курслар тәмамлаган өлкән яшьтәге (50+) пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар чакырыла.
Конкурс номинацияләре:
- gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибә;
- Минем интернет-казанышлар;
- Интернет-эшмәкәр;
- Минем иҗтимагый интернет-инициатива;
- Мин – интернет-йолдыз.
Конкурс эшләре 2022 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ноябрь-декабрь айларында ясалачак.
Конкурста катнашу өчен https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/ сайтында гариза бирергә мөмкин, гаризага конкурс эшен һәм ике фото беркетергә кирәк.
2021 елда конкурста Россиянең 79 төбәгеннән 5 меңнән артык пенсионер катнашты. «Иң актив регион» номинациясендә Татарстан Республикасы җиңүче булды.