Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Коптелов Анатолий, Костылев Геннадий һәм Зыков Владимир Казан шәһәрендә узган республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар.
Ярышларда 17 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашты. Минзәлә интернат-йорты командасы лаеклы 3нче урынны алды.
«Безнең өлкәннәребез үз көчләрен сынап карарга бик шат иде. Турнирда катнашучылар зур дулкынлану белән ярышларда катнаштылар һәм өченче урынны яуладылар. Шахмат-шашка турнирлары хәтер, игътибарлык, иҗади караш, күзәтүчәнлекне үстерә, чагыштырырга һәм гомумиләштерергә өйрәтә. Әмма ярышларның аралашу өчен менә дигән форсат булуы мөһимрәк. Мондый чара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта», – дип ассызыклады өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре.