Түбән Каманың “Балкыш” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга Универсиада хакында сөйләделәр

2013 елның 25 июне, сишәмбе

         Түбән Каманың “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәге карамагандагы балалар  5нче номерлы шәһәр китапханәсе филиалында булып кайтты. Биредә балаларга Казан шәһәрендә булачак Универсиада турында сөйләделәр.

         Бөтендөнья җәйге Универсиада – ул студент яшьләр арасында уздырыла торган спорт ярышлары. Зур масштаблы җәйге универсиада -2013 170 ил вәкилләре катнашында, 27 спорт төре буенча, 350 медаль комплектлары уйнатылачак.

         Укучылар игътибарына шулай ук яңа төзелгән спорт һәм торак корылмалары фотосурәтләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International