ТР Югары Ослан муниципаль районында өлкәннәрне диспансерлаштыруга китерү дәвам итә

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, медицина тикшеренүләре, өстәмә скрининглар үтү өчен үзәк район хастаханәсенә илтә.

Хастаханәгә илтү илкүләм проект чараларын тормышка ашыру өчен сатып алынган махсуслаштырылган транспортта санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү белән башкарыла. Өлкәннәрне COVID-19га каршы вакцинация үткәрү урыннарына да китерәләр.

«Бүгенге көндә медицина учреждениесенә диспансерлаштыру узу өчен 439 өлкән буын вәкиле китерелде. Диспансерлаштыруны узу графигы алдан ук төзелә, өлкәннәр медицина учреждениесендә булачак тикшерү турында хәбәр ала. Өлкән яшьтәге гражданның машинага барып җитү мөмкинлеге юк икән, автотранспорт өлкәннәрне өйләреннән үк алып китә ала», – дип хәбәр иттеләр «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә.

Мондый чаралар иртә стадияләрдә яман шеш авыруларын ачыклауга ярдәм итә, бу өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга превентив ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International