Социаль пакет ярдәмендә «Шатлык» үзәге карамагындагыларына өйдә бушлай хезмәт күрсәтәләр

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре озак вакытлы карау системасына кертелгән гражданнарга социаль пакет кысаларында бушлай хезмәт күрсәтәләр. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Чит кеше ярдәменә мохтаҗлыкның икенче яки өченче дәрәҗәсенә караган гражданнарның социаль пакеты структурасына хәрәкәтләндерү буенча хезмәтләр кертелгән: урамда йөрү яки караватта читендә әйләндерү. «Шатлык» комплекслы үзәгенең барлык белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә укулар уздылар һәм мөмкинлекләре чикле социаль хезмәт алучыларга зарар китермичә хәрәкәтләндерү буенча манипуляцияләр үткәрә беләләр.

Карават чикләрендә хәрәкәтләндреү буенча хезмәт аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен билгеләнгән. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы кешеләрне ян ягына бора, башларын һәм җилкәләрен күтәрә яки тулысынча утырта. Мондый манипуляцияләр кан әйләнешен яхшыртырга, өзлегүләрне булдырмаска ярдәм итә, өлкәннәргә ял итәргә мөмкинлек бирә.

Өлкән кешенең яки инвалидның хәрәкәт күнекмәләре сакланса, социаль хезмәткәр саф һавада, уңай һава шартлары булганда, йөрүләр оештыра.

Социаль-тернәкләндерү чаралары өлкән кешенең яки инвалидның үз ресурсларын активлаштыруга юнәлдерелгән. Социаль-тернәкләндерү чараларын үткәрү нигезендә өлешчә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм бәйсезлек сәләтен торгызу, психологик халәтне яхшырту тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International