Азнакай районында интернат-йорт карамагындагылар музейда булдылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Азнакайның «Мәгариф» музее картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә ТАССР төзелүгә багышланган күргәзмә белән танышырга мөмкинлек бирде.

Күргәзмәдә республиканың үсешенә өлеш керткән күренекле ватандашларыбызның экспонатлары тәкъдим ителгән. Күргәзмә составына якташларның документаль һәйкәлләре һәм шәхси әйберләре (мебель, кием-салым, китаплар, фоторәсемнәр) керде. Күргәзмәдә сугыштан соңгы авыр елларда мәктәпләрдә балаларны укыткан укытучыларга аерым игътибар бирелде.

Өлкәннәр экскурсовод викторинасы сорауларына энтузиазм белән җавап бирделәр, эрудиция һәм зирәклек күрсәтеп, үз мисалларын актив китерделәр.

Чара социаль хезмәт алучыларны рухи яктан агартуга ярдәм итте. Өлкәннәр үткәрелгән экскурсияне уңай бәяләделәр һәм музейга кабат килүгә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International