«Веста» үзәге карамагындагыларга ВИЧ һәм СПИД турында сөйләделәр

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

«Яшьләрнең сәламәтлеге һәм үсеше» дигән курслар һәм ВИЧ, СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «ВИЧ-инфекциянең иммун системасына йогынтысы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 3 нче социаль участокта үткәрелгән дәрестә 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында катнашучыларга ВИЧ һәм СПИД проблемасына үз карашларын ачыклау мөмкинлеге бирелде. Катнашучылар аноним рәвештә анкета сорауларына җавап бирделәр. Аннары белгеч балигъ булмаганнарны ВИЧ-инфекциянең кеше иммун системасына йогынтысы үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар ВИЧ, кеше организмына эләгеп, төрле органнарга һәм тукымаларга, беренче чиратта CD4+ маркеры булган күзәнәкләргә зарар китерүен белделәр.

«СПИД тирәсендә мифлар» дискуссиясе барышында СПИД турында бәхәсле сораулар турында фикер алыштылар, чирнең йогыш ысуллары һәм ВИЧ белән бәйле ялган куркынычлар турында белделәр. Дәрес ахырында балалар бердәм фикергә килделәр: үз сәламәтлегеңне сакларга һәм аңлы рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International