«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары уздыра.
Социаль хезмәтләр алучыларның теләкләрен исәпкә алып, бармак терапиясе, әдәби кичәләр, музыкотерапия, ретротерапия һ.б. социаль технологияләр кулланыла.
Гарденотерапия – үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү ярдәмендә психосоциаль реабилитациянең аерым юнәлеше. Практика күрсәткәнчә өлкәннәр үсемлекләр үстерергә һәм аларны карарга бик ярата. Эшчәнлекнең бу төре психотерапевтик юнәлешкә карый, бу исә аны өлкән яшьтәге гражданнарның эмоциональ хәлен яхшырту өчен кулланырга мөмкинлек бирә.
Социаль хезмәткәрләр сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар үсемлекләр үстерү һәм аларны карау тынычландыра һәм иҗади эшчәнлек хисе тудыра, дип билгеләп үтә