«Өмет чаткысы» үзәгендә тернәкләнүчеләр этләр күргәзмәсендә булдылар

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

15 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «EXPO DOG 2022» этләр күргәзмәсе узды.

Күргәзмәдә Арча муниципаль районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар да булган.

Программа кысаларында балаларга этләрнең чыгышларын тәкъдим иттеләр һәм «Канистерапия» методикасы буенча оештырылган мастер-классларда катнашырга чакырдылар.

Балалар этләрне сыйпау һәм алар белән уйнау мөмкинлегенә ия булды. Дүрт аяклы дуслар балаларның командаларын башкардылар, бу тәрбияләнүчеләрдә зур шатлык уятты. Шулай ук аппликация буенча уеннар һәм мастер-класслар үткәрелде. Чара ахырында нәни кунаклар өчен бүләкләр әзерләделәр.

Белгечләр сүзләренә караганда, эт белән аралашу аерым ихтыяҗлары булган балаларга эмоциональ халәтне тотрыкландырырга, уңай эмоцияләр алырга ярдәм итә. Этне сыйлаганда, бала аралашырга өйрәнә, шул ук вакытта сизүчәнлек һәм вак моторика камилләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International