Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Адель Рафик улы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары өчен саннар дәресе үткәрде. Дәрес виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкка багышланган иде.
Министр урынбасары, мәктәп программасы предметларын актив өйрәнгән очракта һәм программалаштыру, модельләштерү буенча өстәмә курслар үткән очракта, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык белән мавыгу һөнәргә әверелергә мөмкин, дип билгеләп үтте. Болар барысы да балаларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә һөнәр сайларга һәм күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итәчәк.
.jpeg)
Дәрес барышында укучылар виртуаль һәм өстәмә чынбарлык ярдәмендә хәл ителә торган төп проблемалар, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык өлкәсендә һөнәри эшчәнлек төрләре белән таныштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Сан дәресе» – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты.