Көн саен Буа муниципаль районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның дәвалау физкультурасы буенча инструкторы Зөлфия Таһирова социаль хезмәт алучылар белән иртәнге гимнастика үткәрә.
Иртәнге гимнастика теләсә кайсы яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләр өчен туры килә, шуңа күрә бу төр активлык өлкән яшьтәге кешеләргә дә туры килә
Гимнастика организмның гомуми тонусын күтәрү максатыннан башкарыла торган физик күнегүләр комплексы булып тора. Физик күнегүләр мускулларны ныгыта һәм үстерә, тормыш эшчәнлеген һәм эшкә сәләтлелеген арттыра, организмны чыныктыра.
«Өлкән яшьтә сәламәтлекнең гомуми торышына тискәре йогынты ясый торган үзгәрешләр барлыкка килә. Организмга яхшы тәэсир итүче чараларның берсе – иртәнге гимнастика», – дип билгеләп үтә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөлфия Таһирова.