Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гаилә көненә багышланган чаралар оештырылды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көне кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучылар белән берничә чара үткәрделәр.

Шулай итеп, Баулы районында «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары балаларга һәм аларның ата-аналарына гаилә кыйммәтләре турында искәрттеләр. Бәйрәм уңаеннан «Барысы да гаиләдән башлана...» дип исемләнгән костюмлаштырылган күңел ачу чарасы үткәрелде.

Әкият геройлары Чәчкә һәм Роза кызыклы уеннар һәм күңелле конкурслар оештырдылар. Балалар һәм ата-аналар вакытны күңелле үткәрделәр һәм чарада актив катнаштылар.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ялгыз өлкәннәрне һәм ялгыз яшәүче парларны котлау матур традициягә әверелде. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйладылар. Өлкәннәр игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм гаилә – һәр кеше өчен төп байлык, ышанычлы таяныч, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International