Baby Skills җиңүчеләре Минзәлә интернат-йорты карамагындагыларга мастер-класслар күрсәттеләр

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

«Биш минут эчендә өйрәтәм» марафоны кысаларында Baby Skills муниципаль һәм региональ этапларында җиңүчеләр төрле компетенцияләр буенча Минзәлә интернат-йорты өлкәннәре һәм инвалидлары өчен мастер-класслар күрсәттеләр.

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Ялаев Вилдан интернат-йорт карамагындагыларга пешекче һөнәре турында сөйләде, ә аннан соң яшелчәдән канаплары әзерләү серләре белән уртаклашты.

Минзәлә шәһәренең 11 нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче Мөслимова Ясминә фитнес-тренер һөнәре турында мәгълүмат әзерләде һәм өлкәннәр белән флешмоб биеде.

Кондитер эше турында 3 нче номерлы «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүче Нәҗмиева Нурзия чыгыш ясады, ул интернат-йортта яшәүчеләргә тәм-томнарны бизәү технологиясен күрсәтте.

«ЮХИДИ инспекторы» компетенциясе кысаларында Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары Нуртдинов Салават һәм Әхмәтов Данияр өлкәннәргә юл хәрәкәтенең төп билгеләрен искә төшерделәр, шулай ук юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белем бирү мультфильмын карадылар һәм анализладылар.

Минзәлә шәһәренең 8 нче «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче Рогут Артем укытучы һөнәре турында сөйләде һәм «Туган йорт» темасына кәгазьдән аппликация дәресе үткәрде.

Маляр-декоратор һөнәре турында Минзәлә шәһәренең 3 нче «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүче Бочкарев Глеб хәбәр итте.

Социаль хезмәт алучылар яшь кунакларны бик теләп тыңладылар, мастер-классларда актив катнаштылар һәм уртак эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International