«Өмет» үзәгендә көндезге төркемдә катнашучылар өчен сабын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Бүген «Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проекты кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре язгы мотивлар белән сабын ясау буенча мастер-класс уздырганнар. Әлеге чарада көндезге тору төркеменең 7 социаль хезмәт алучысы катнашты.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, сабын ясау иҗади сәләтләрне һәм фантазияне үстерә. Сабын ясау барышында төркемдә катнашучылар эксперимент ясады: берәүләре – якты буяулар, икенчеләре эфир майлары өстәп сабып ясады.

Дәрес ахырында катнашучылар иҗади процесстан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Үз куллары белән ясалган сабын уникаль гына түгел, ә табигый компонентлардан торганга күрә файдалы да булып тора, дип билгеләп үтте мастер-класста катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International