Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова социаль хезмәтләр алучы хатын-кызлар өчен «Чәчтараш эше» юнәлеше буенча хезмәт аша тернәкләндерү кабинетында мастер-класс үткәрде.
Дәрестә катнашучылар боб-карены ничек кисәргә, нинди бит формасына бу прическа туры килә һ.б. турында белделәр. Инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар мөстәкыйль рәвештә прическа элементларын башкардылар.