Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Минем сәләтем – медицина» дигән чара узган. Ул биш этаптан торды.
Чара тематик викторина белән башланып китте. Аннары медицина персоналы «Крокодил», «Табиб» уеннарында уйнады. Шулай ук музыкаль этап булды, ә соңыннан интернат-йорт хезмәткәрләре алфавитның һәр хәрефенә диагнозларны искә төшерделәр.
Белгечләр биремнәрдә бик теләп катнаштылар. Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды.
