Игътибар! Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәге 3 яшькәчә баларын карап, декрет ялында утыручы, әмма эшкә кайтырга теләкләре булган әниләр өчен уку төркемнәре җыя башлады. Әлеге курсларда хезмәт мөнәсәбәтләре өзелмәгән әниләр укый алачак.
Белемне күтәрү курслары чәчтараш, ЭИМ операторы, 1С: предприятие, смета эше һәм персонал белән идарә итү кебек программалар буенча башкарылачак.
Декрет ялында булган һәм эшсез хатын-кызлар өчен әлеге курслар бушлай.
Тулырак мәгълүмат алу өчен 8(8555)42-68-00 телефоны буенча яки эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.