Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Җиңү көненә багышланган акцияләр старт алды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына, социаль хезмәт алучыларга, волонтерлар ясаган открыткалар тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ветераннарның толларына, тыл хезмәтчәннәренә өй тирәсен җыештыруда адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан «Чиста йорт» акциясе үткәрелә. Чаралар 20 кешене колачларга планлаштыралар.
«Җиңү тәрәзәләре» акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт алучылар тәрәзәләрен бизәделәр.
Саба районы волонтерлары тыл хезмәтчәне Хәлимә Тимербай кызы Вәлиевага яшелчә культуралары утыртуга түтәлләр әзерләргә булыштылар.
Әлеге чараларның максаты булып патриотизм, гражданлык, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт тәрбияләү тора.