Җиңү көне уңаеннан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә

2022 елның 6 мае, җомга

«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән берлектә блокадалы Ленинградта яшәгән З.Х. Бибинаны Җиңү көне белән котладылар. Зинаида Харитоновна яшь буынга сугыш елларында совет халкының батырлыгы һәм ныклыгы, җиңү яулавы турында сөйләде.

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар тыл хезмәтчәннәре А.Н. Винокуров һәм А.И. Габдрахмановада булдылар. Өлкәннәр сугыш еллары турында сөйләделәр, ә балалар сугыш еллары җырлары һәм шигырьләр башкардылар.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Ветераннар янәшәдә яши» дигән бәйрәм чарасы уздырганнар. Ветераннарга хөрмәт йөзеннән открыткалар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарны да Җиңү көне белән котладылар. Аларга ил, республика һәм район башлыклары исеменнән котлау хатлары, бәйрәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

6 май көнне Баулы районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм концерты узды. Чакырылган кунаклар хатирәләре белән уртаклаштылар, һәлак булган һәм күптән түгел генә вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. «Игелек юллары» отряды волонтерлары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм тыл хезмәтчәннәренә котлау открыткалары тапшырдылар.

Бәйрәм алдыннан Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучылар канзаши техникасы буенча Георгий тасмаларыннан брошкалар ясадылар.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Георгий тасмасы» акциясе узган. Кама Аланы халкына җиңү символларын тараттылар һәм тасмаларны ничек дөрес итеп кияргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Шулай ук «Веста» үзәгендә бәйрәм брошкасы ясау буенча балалар өчен мастер-класс узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International