Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миңнегаян Зыяфетдин кызы Садретдинова 95 яшьлеген билгеләп үтә.
Юбилярны туган көне белән котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева килгән иде. Ул юбилярга нык сәламәтлек һәм иминлек теләде, Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты, азык-төлек җыелмасы һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды.
Шулай ук Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәләфетдин улы, Актүбә бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Илсөяр улы һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Элиза Наил кызы Миңнегаян кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр исеменә бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук Миңнегаян Зыяфетдин кызы «ТР Азнакай муниципаль районына 90 ел» юбилей медале белән бүләкләнде.
Юбилярны котларга Бөгелмә районыннан да кунаклар килгән иде. Миңнегаян Зыяфетдин кызына чәчәкләр, азык-төлек җыелмасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Очрашу ахырында җыелган әбиләр чәй табыны артында дус-тату аралаштылар һәм үзләренең яраткан җырларын башкардылар.