Бүген «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм тәрбияләнүчеләре Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Белгечләр Гүзәлия Вәлиева һәм Филсинә Гарәфиева ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Очрашу музыкаль җитәкчесе Ләйсән Галиева җитәкчелегендә үзәк карамагындагылар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Балалар сугыш темасына җырлар башкардылар, татар һәм башкорт халык биюләре биеделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр кечкенә артистларны көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм җылы сүзләр әйттеләр. Балаларның чыгышы ветераннарга чын шатлык бүләк итте, алар үсеп килүче буынның кайгыртучанлыгын тойдылар.
Чара ахырында балалар ветераннарга кәнәферләр бүләк иттеләр һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклап кала, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата патриотизм һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.