9 Май алдыннан «Астра»да берничә чара уздырылды

2022 елның 6 мае, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар комплексы уздырылган.

Иҗат остаханәсе белгечләре Алинә Софронова һәм Зөһрә Ишкиняева балалар белән берлектә Җиңүнең 77 еллыгына багышланган инсталляция әзерләделәр.

Икенче истәлекле вакыйга – бәйрәм концерты, аны сәламләү сүзе белән үзәк директоры Галина Калашникова ачты. Реабилитантлар төрле төрдәге гаскәрләрнең хәрби формасын, Россия хәрби техникасы рәсемнәре төшерелгән плакатлар күрсәттеләр һәм Кызыл мәйданда парадны сәхнәләштерделәр. Хезмәткәрләрнең балалары Латиф Гатин һәм Валерий Чумаков герой-сакчылар турында шигырьләр укыдылар. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре педагоглар белән бергә сугыш җырларын башкардылар. Шулай ук «Акварель» балалар эстрада вокал студиясе чыгыш ясады.

Педагог-оештыручы Марина Степанова үзе язган «Үлемсез полк турында» шигырен укыды, балалар сугышта һәлак булган туганнарының портретлары белән Хәтер түгәрәген ясадылар. Шулай ук тыныч күк өчен көрәшкән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара хәрби-кыр кухнясы белән тәмамланды, анда барысын да солдат боткасы белән сыйладылар.

Барлык чараларның максаты – тәрбияләнүчеләрнең Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен киңәйтү, патриотизм, гражданлык, Ватанга мәхәббәт, үз илең өчен горурлык һәм шул куркыныч елларны кичергән кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International