Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнашалар

2022 елның 6 мае, җомга

1 майдан «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды. Аның максаты – бәйрәм атмосферасы тудыру, яшь буынга аның гадәтләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар. Алар үз йортларының тәрәзәләрен совет халкының фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр, фоторәсемнәр һәм язулар ярдәмендә бизәделәр.

Теләче районында урнашкан «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары да үз йортларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символы белән бизи башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International