Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында бәйрәм концерты булды. Чара Ватаныбыз өчен горурлык, ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү, солдатларыбызның батырлыгы турында хәтерне саклау өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде.
Бәйрәм концерты дәвамында сугыш еллары җырлары, Җиңү җырлары яңгырады. Артистлар тамашачыларны музыка уен коралларында уйнау һәм биюләр белән сөендерделәр.
Үзәк белгечләре тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Саимә Максум кызы Гарипованы Җиңү көне белән котладылар, аңа нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәм концертының финал ноктасы – Илһам Кадыйров башкаруындагы «Җиңү көне» музыкаль композициясе булды. Аңа тамашачылар залындагы барлык кеше дә кушылып җырлады.
Чарада 37 кеше катнашты.