Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган чара узган

2022 елның 6 мае, җомга

9 нчы Май алдыннан Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тарихи-шигъри музыкаль чара узды. Аны үзәк хезмәткәрләре Яшел Үзән медицина училищесының студент-волонтерлары белән бергә уздырдылар.

Чарада катнашучы социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы геройлары, аларның батырлыгы турында шигырьләр, сугыш еллары җырларын һәм көйләрен тыңладылар. Шулай ук тамашачыларны тематик бию композицияләре белән сөендерделәр.

«Ышаныч» тернәкләндерү үзәге логопеды Кристина Галкина башкаруындагы «Катюша» җыр – соло номеры чараның бизәге булды.

Очрашу ахырында Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International