Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Хәтерлибез, горурланабыз» дигән акция оештырганнар. Акциядә Буа медицина училищесының «Медиклар» отряды волонтерлары катнаштылар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече И.Р. Шәрипова һәм волонтерлар сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре янына бардылар. Студентлар «Катюша» җырын башкардылар, чәчәкләр бүләк иттеләр, өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, озын гомер, сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләделәр. Ветераннар бик канәгать калдылар һәм аларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Чараны оештырырга шәхси эшмәкәр Алинә Алтынбаева да ярдәм итте. Хәйрия нигезендә ул ветераннарга чәчәкләр бирде.