«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды

2022 елның 6 мае, җомга

5 нче май көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көне алдыннан социаль педагог Ирина Вдовина «Георгий тасмасы» дигән патриотик акция оештырды. Чараның максаты – патриотизм, ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр георгий тасмасының әһәмияте, ни өчен ул Җиңү символы һәм тасманың төсләрен, кем һәм кайчан беренче тапкыр аның белән бүләкләнгәнлеген белделәр. Соңыннан барысына да тантаналы рәвештә Георгий тасмасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International