Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә агротерапия

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Агротерапия – сәламәтлекләре какшаган балаларны тернәкләндерүнең яңа ысулы. Аның ярдәме белән балалар хезмәткә тартыла, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә.

II коррекция төркеме балалары тәрбияче Г.Г. Яковлева белән бергә чәчәкләр һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр. Балалар үсентеләрнең ничек үсүен кызыксынып күзәтәләр, үсентеләрне сак карыйлар. Коллектив эш яшь реабилитантларны берләштерә. Моннан тыш, мондый дәресләр хезмәт сөючән һәм җаваплы балалар тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International