«Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучының хәлен белеп кайткан

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 36 ел тулды.

Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләр алучысы Рөстәм Йосыпов авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Тормыш һәм сәламәтлекне куркыныч астына куеп, ул үз алдына куелган бурычларны үти.

«Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көнендә Рөстәм Йосыпов янына барып, аңа азык-төлек җыелмасы тутырылган пакет тапшырдылар. Р.З. Йосыповка сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International