Арча районының «Шәфкать үзәге» тернәкләндерү техник чараларын прокатка алу буенча хезмәт күрсәтә

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу буенча хезмәт күрсәтелә.

2021 елда «ТР Арча муниципаль районы ветераннары (пенсионерлары)» җирле иҗтимагый оешмасы социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алуга конкурста катнашты. «Шәфкать үзәге» партнеры булган «Кайгырту» проекты тернәкләндерү техник чараларын алу өчен 66 мең сум күләмендә грант отты. Тернәкләндерүнең техник чаралары прокаты пунктына күп функцияле карават, матрас, кресло-коляскалар һәм ходунки сатып алынган.

Реабилитациянең техник чаралары тернәкләнүгә мохтаҗ булган кешеләргә яисә дәүләт программасы буенча әле аларны алмаган инвалидларга бирелә, чөнки, гадәттә, инвалидны реабилитацияләүнең индивидуаль программасын рәсмиләштергән мизгелдән алып, тиешле реабилитация чаралары алганчы, билгеле бер вакыт уза.

Кирәк булганда, тернәкләндерү техник чараларын алган гражданнар белән консультацияләр һәм тернәкләндерү чараларыннан файдалану буенча укулар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International