Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чаралар узган.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен туган якны өйрәнү музее вәкиле дәрес үткәрде, аның барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аның әсәрләренең темаларын һәм идеяләрен ачты. Балалар зур кызыксыну белән Г. Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар, татар орнаментлары белән костюмнар бизәделәр, әкиятләр буенча пазллар җыйдылар.
Татар мәдәният үзәгендә тантаналы чара узды, аның кысаларында «Информ-Курьер» газетасы шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясады. «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр Фиалка Саттарова һәм Арина Лифтантьева конкурста өченче урынны яуладылар. Яшь укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.