Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм үзәк район хастаханәсе «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итәләр.
Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнар график буенча медицина тикшерүе уза. Юлда аларны социаль хезмәткәрләр җитәкли, ә хастаханәдә шәфкать туташлары һәм табиблар каршы ала.
Илкүләм проект чаралары ярдәмендә өлкән кешеләр профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру, шулай ук авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр узалар. Бер үк вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәт туклану һәм булган авырулар мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр.
28 апрельгә Балтач үзәк район хастаханәсенә 486 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән.