Шушы көннәрдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырганнар. Балалар автомәктәптә булдылар.
Автомәктәп инструкторы кунакларга Татарстан Республикасында Россия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итүнең ирекле җәмгыяте эшчәнлеге турында фильм күрсәтте. Яшүсмерләр учреждение базасында булачак җиңел һәм йөк транспортын йөртүчеләрне ничек укытуын, теоретик һәм практик дәресләрдә нинди белем һәм күнекмәләр алуларын белделәр.
Моннан тыш, балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар автопарк буйлап йөргәннәр, автомобильләрдә утырганнар һәм үзләрен зур габаритлы транспорт чарасын йөртүче ролендә тоя алганнар.