«Астра»да тәрбияләнүчеләрне флорариумнар ясарга өйрәттеләр

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль-көнкүреш хезмәте буенча белгеч Наталья Митягина көн саен төрле юнәлешләр буенча коррекция-үсеш дәресләре үткәрә.

Шушы көннәрдә гарденотерапия кабинетында белгеч флорариум булдыру буенча мастер-класс үткәрде. Педагог флорариумны ничек карарга, нинди үсемлекләр суккулент дип атала, шуның турында сөйләде, балаларны ландшафт дизайнеры, флорист, бакчачы, гарденотерапевтлар кебек һөнәрләр белән таныштырды.

Үсемлекләр белән эшләү әйләнә-тирәлек турында күзаллауны киңәйтеп кенә калмый, ә бүлмәне бизәүдә үсемлекләрне куллану күнекмәләрен дә үстерә. Үсемлекләрне карап, балалар бик күп уңай эмоцияләр алалар. Белгеч билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шушы момент тернәкләндерүдә аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International