Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар уздырганнар. Учреждениедә «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать, «Г. Тукай тормышы» викторинасы, «Тукай иленә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Чарада социаль хезмәт алучыларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар әлеге сериядән китаплар белән таныштылар, «Су Анасы», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» һәм «Шүрәле» поэмаларын искә төшерделәр. Белгечләр балаларга Габдулла Тукай тормышы турында кызыклы тарихлар сөйләде.
Чарада социаль хезмәт алучылар үзләре дә катнашты, алар авторның яраткан шигырьләрен укыдылар.
Чараның максаты: татар әдәбиятына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.