2021 елның 1 июленнән Гаиләне яклау оешмалары ассоциациясе Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган «Гаилә һәм балаларны яклау турында» гаилә-демографик проектын тормышка ашыруга кереште. Проект Россия төбәкләрендә гаилә ресурс үзәкләре челтәрен үстерү аша уңайлы гаилә мохитен формалаштыруга, профильле социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләренең компетенцияләрен арттыруга, аналитик эш алып баруга һәм балалы гаиләләргә оператив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Проект кысаларында Россия Федерациясенең барлык субъектларында гаилә линиясенең федераль номеры 8-800-3006-003 ачылды, ул көн саен һәм тәүлек буе эшли. Мөрәҗәгать итүчеләргә түләүсез социаль-мәгълүмати, консультация, юридик һәм башка ярдәм тәкъдим итәләр.