Яшел Үзән тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучы яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып барыла.

Һөнәрне сайлау – яшьләргә кабул итәргә кирәк булган мөһим карар. Шул ук вакытта күп кенә яшүсмерләр эшчәнлекнең һәр төренең үзенчәлекләре белән тиешенчә таныш түгел һәм һөнәр сайлаганда, үзләренең һөнәри мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен һәрвакыт исәпкә алмыйлар.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча чираттагы дәрес «яшел» һөнәрләр дөньясына багышланган иде. Балаларны бакчачы, яшелләндерүче, чәчәк үстерүче һөнәрләре белән таныштырдылар. Яшүсмерләр бу белгечлекләр турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрнең һөнәри үзбилгеләнеше, үз теләкләре һәм мөмкинлекләре нигезендә булачак һөнәрне дөрес сайлау өчен нигезләр формалаштыру.

Оештыручылар сүзләренә караганда, үзбилгеләнеш буенча дәресләр балаларга үзләренең һөнәри ниятләрен аңларга, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International