22 апрельдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ветераннарны бәйрәм белән котларга шулай ук шәһәрнең хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина, иҗат коллективлары әгъзалары да килгән иде.
Җиңүчеләргә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, шулай ук кунаклар сугыш еллары җырлары җырладылар.
Сугышта катнашучылар инде туксан еллык чикне узганнар, нигездә туганнарының гаиләләрендә яшиләр, әмма аларны «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре арасыннан волонтерлар игътибарсыз калдырмыйлар.