Волонтерлар «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» проекты кысаларында тыл хезмәтчәненә бардылар

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында оештырылган «Бумеранг» волонтерлар командасы тыл хезмәтчәне Глафира Петровна Кузовованы туган көне белән котладылар. Аңа 93 яшь тулды.

Балалар әбигә сәламәтлек теләделәр һәм үз куллары белән «Уңган» социаль-хезмәт юнәлешендәге түгәрәктә ясаган открытка һәм сувенир тапшырдылар.

«Бумеранг» отряды волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен котлау акцияләрен ел саен үткәрә. Алар сугыш елларында халкыбызның батырлыгы турында хәтерне саклауга, балаларда патриотизм, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, үз иле, халкы, тарихы өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International