Ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Бөгелмә районында 3 нче урта мәктәпнең волонтерлар отряды активистлары «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен фотосессия үткәрделәр.
Фотограф Карина искиткеч атмосфера тудырды, балалар бик зур канәгатьләнү һәм фотога төшүдән уңай тәэсирләр алдылар. Шулай ук волонтерлар балаларга матур фотографияләр һәм класстан тыш уку өчен китаплар бүләк иттеләр.
Чарада приютта тәрбияләнүче 30 бала катнашты.