«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр аэробика белән шөгыльләнәләр

2022 елның 22 апреле, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Классик аэробика» дигән мастер-класс үткәрелде.

Чара җитезлекне, көчне, тизлекне, чыдамлыкны үстерүгә һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә юнәлдерелгән иде.

Социаль хезмәт алучылар инструктор җитәкчелегендә классик аэробиканың төрле адымнарын үтәүгә керештеләр. Барлык хәрәкәтләр тиз темпта һәм ритмик музыка астында башкарылды.

Аэробика белән даими шөгыльләнү бию сәләтен ачарга мөмкинлек бирә, эмоциональ күтәрелешкә ярдәм итә.

Мастер-класста унбиш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International