Тәтеш районында Карау мәктәпләрендә укулар дәвам итә

2022 елның 22 апреле, җомга

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында һәр пәнҗешәмбе «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә укулар оештырыла. Дәресләр махсус җиһазландырылган кабинетта тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып уза.

21 апрель көнне социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Караватта урнаштыру» дигән темага шәхси дәрес үткәрделәр. Дәрес теорияне һәм практиканы үз эченә алды. Беренче өлеш урнаштыру өчен җиһазландыру турында сөйләшүгә багышланган иде. Теорияне өйрәнгәндә белгечләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырыла торган методик вебинарлардан файдаланалар.

Дәреснең йомгаклау өлеше реаль ситуациягә максималь якын булган шартларда, тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып узды.

Аерым игътибар аз хәрәкәтләнүче кешенең функциональ һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхси ярдәмче чараларны сайлап алуга бирелде.

Укучы билгеләп үткәнчә, дәрестә ул дөрес урнаштыру принципларына өйрәнгән, бу аның туганында авыр өзлегүләр үсеше куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International