Татарстанда бүгенге көндә рәсми рәвештә теркәлгән 21050 эшсез бар

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Республикада хисап атнасында эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан эшеннән азат ителгән 769 кеше теркәлгән. Аларның 324 эш урыннарын үз теләкләре белән калдырып киткәннәр. Ә 345 исә оешма кыскартылу яки эшчеләр штаты кыскартылу сәбәпле эшсез калганнар.

Бүгенге көндә Татарстандагы рәсми эшсезлек дәрәҗәсе кими бара һәм 1,03%ны тәшкил итә.

Чагыштыру өчен: узган ел нәкъ шушы ук вакытта эшсезлек дәрәҗәсе 1,26% булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International