Бүгенге көндә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүче оешмалар тарафыннан 44699 эш урыны тәкъдим ителгән. 12 нче июньнән 19на чаклы булган хисап атнасында барлыгы 1971 гариза теркәлгән. Эшче куллар бигрәк тә Казанда җитенкерәми - биредә 20463 ачык вакансия бар. Эшче куллар җитмәүчелек шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабугада да күзәтелә: биредә 5543,5537,2010 ар вакансия ачык.
Әйтергә кирәк, вакансияләр республиканың һәрбер районында да бар. Әмма шуңа карамастан, кайбер җирлекләрдә эшсезләр саны эш белән тәэмин итү үзәкләрендәге вакансияләр саныннан артып китә.
Республикадагы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты 0,47кеше/вакансияне тәшкил итә, ягъни бер эшсезгә 2дән артык вакансия туры килә.