Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ленинград блокадасында катнашкан һәм хәзерге вакытта Саба районында торучы бердәнбер ветеран Исхаков Ринат Садыйк улы яши.
Кичә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз урта мәктәбе укучылары һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. булып киттеләр.
Ринат Садыйк улы 1937 елның 10 июнендә Ленинградта туа. Бөек Ватан сугышы вакытында кечкенә Ринат әнисе, абыйсы һәм сеңлесе белән бергә туган шәһәрендә кала. 1941 елда алар блокадада булып, бер елдан соң «тормыш юлы» – Ладога аша авыр юл үтәләр һәм ТР Балтач районына эвакуацияләнәлә. Сугыштан соң Ленинградка әйләнеп кайталар.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Ринат Садыйк улына бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлавын тапшырдылар. Кунаклар блокада ветеранына нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Ринат Садыйкович яшьләргә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм үсеп килүче буынга изге теләкләрен җиткерде.