Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты – «Живые танцы» Бөтенроссия социаль бию-сәламәтләндерү проектында даими катнашучы.
Интернат-йорт карамагындагылар атнага бер тапкыр тәҗрибәле инструкторлар Ольга Токарева һәм Виктория Антонова җитәкчелегендә төрле илләр, чор, стильләр музыкасы астына бииләр. Урындыкта яки инвалид коляскасында утырган килеш бию белән шөгыльләнү өчен махсус хәрәкәт комплекслары бар. Көйләр арасындагы вакыт аралыгында алып баручылар сулыш гимнастикасы, баш, җилкә, муен өчен күнегүләр күрсәтәләр, шулай ук бит, кул массажы буенча киңәшләр бирәләр.
Проектны оештыручылар «Живые танцы» форматын киңәйтү тәкъдиме белән чыктылар һәм картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар коллективларын катнашырга чакырдылар. Алабуга интернат-йорты әлеге инициативаны хуплады.
Бию-сәламәтләндерү күнекмәләрендә учреждение хезмәткәрләре үзләре дә катнаша, алар өчен башка күнегүләр комплексы каралган. Бию дәресләре атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә уза.
Интернат-йортта яшәүчеләр һәм учреждение белгечләре бию күнекмәләре турында уңай фикердә торалар, бию дәресләреннән соң алар энергия сеңдерәләр, көн буена уңай эмоцияләр туплыйлар.