«Исток-Башлангыч» үзәгендә алкогольгә бәйлелекне кисәтү буенча чара узган

2022 елның 22 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелекле башлангыч» программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидуллина тарафыннан «Манипуляция серләре. Алкоголь» дигән темага дәрес уздырылган.

Программа алкогольле бәйлелектән җәфа чигүче хатын-кызларны реабилитацияләүгә, социаль ятимлекне профилактикалауга, гаиләдә баланы тәрбияләүнең өстенлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Дәрес дискуссия форматында узды. Башта катнашучылар алкоголь куллануның тискәре нәтиҗәләре турында лекция тыңладылар. Аннары хатын-кызлар тема буенча фикер алышуга кушылдылар һәм алкогольнең организмга зыяны турында үз фикерләрен әйттеләр. Гаилә әгъзаларының, бигрәк тә әти-әниләре алкоголь бәйлелегеннән зыян күргән балаларның психологик торышына аерым игътибар бирелде.

Дәрес ахырында катнашучылар алкоголь кешенең физик халәтенә генә түгел, психологик халәтенә дә тискәре йогынты ясый дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International