Көндәлек дәресләр өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга булыша

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси дәресләр үткәрелә. Чаралар өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, аларның көнкүреш һәм иҗтимагый җайлашуына юнәлдерелгән.

Тыл хезмәтчәне Зоя Николаевна әле күптән түгел генә караватта әйләнергә дә курыккан иде, чөнки аның аягы нык авырта иде. Әмма дәвалау физкультурасы буенча белгеч белән көн саен шөгыльләнү үз нәтиҗәләрен бирә – өлкән яшьтәге кеше урын өстеннән басып кына калмыйча, ходунки ярдәмендә йөри дә башлады.

«Яхшы тәрбия һәм тернәкләндерү чаралары могҗизалар тудыра», – ди тернәкләндерү буенча белгеч Ләйсән Рәшидовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International