«Гармония» үзәге «Җылы йорт» приютында күчмә консилиум оештырды

2022 елның 22 апреле, җомга

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Чүпрәле районы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белән тыгыз эш алып баралар. Хезмәттәшлекнең максаты булып балигъ булмаган балаларны туган гаиләләренә кайтару тора.

20 апрель көнне социаль приют базасында «Гармония» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Буа районының профилактика субъектлары һәм приют хезмәткәрләре катнашында күчмә социаль-тернәкләндерү консилиумы оештырдылар.

Утырыш барышында балалары приютта тернәкләнү узучы Буа районыннан гаиләләр белән эшләү нәтиҗәләре каралды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде. Бүлек белгечләре балаларның ата-аналары белән аларның яшәү урыны буенча үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләделәр.

Хәзерге вакытта приютта ике гаиләдән дүрт бала бар. Очрашу нәтиҗәләре буенча комиссия гаиләләрне авыр тормыш хәленнән чыгару өчен алга таба чаралар планын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International