Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча өйдә дәресләр үткәрәләр. Чираттагы чара кулларның вак моторикасын үстерүгә багышланган иде.
Дәрес бармаклар һәм кулларның гади хәрәкәтләреннән башланды. Аннан соң массаж туплары, ярмалар белән катлаулырак күнегүләргә күчтеләр. Тренировкалар нәтиҗәлерәк булсын өчен белгечләр үз карамагындагыларга әлеге күнегүләрне көн саен башкарырга тәкъдим иттеләр.
Комплекслы үзәк белгечләре сүзләренә караганда, даими рәвештә күнегүләр башкару хәтерне яхшырта, игътибарны арттыра, социаль хезмәтләр алучыларның игътибарын җәлеп итү өчен менә дигән ысул булып тора.